Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Октябрь » 28 » «Ел сыйныф җитәкчесе - 2011» республика бәйгесенең район этабы
10:59 «Ел сыйныф җитәкчесе - 2011» республика бәйгесенең район этабы |
«Ел сыйныф җитәкчесе - 2011» бәйгесе 1 санлы Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 28 мәктәп укытучылары катнашында үтте.
Бәйгенең финал өлеше - район этабы үз эченә түбәндәге сынауларны алган иде:
"Педагог остаханәсе” - класс җитәкчесенең тәрбия эшчәнлеген оештыру буенча эш тәҗрибәсе;
"Сәламәт яшәү рәвеше”;
"Асоциаль күренешләр профилактикасы”;
"Милләтпәрвәрлек тәрбияләү” дигән темаларга класстан тыш чара.
Бәйге 2 этапта үтте:
-сыйныф җитәкчесен тәкъдим итү – эш тәҗрибәсе;
-видеоматериаллар.
Шушы этапларны уңышлы үтеп, финалга 10 сыйныф җитәкчесе чыкты, бәйгедә җиңү яулаучылар исә түбәндәгеләр:
1 урын - Мари - Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Миникаева Ирина;
2 урын - 1 нче Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Фәтхелова Ирина;
3 урын - Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Гыйлфанова Гөльяр. |
Просмотров: 720 |
Добавил: Гульнара
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |