Среда, 24.04.2024, 00:08
                          


МБОУ "АКТАНЫШСКАЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №1"

 


Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Форма входа

Директора школы

 
 


 


ӘГЪЛӘМОВ Гәләү Әгъләм улы


Бөек Ватан сугышы ветераны

1951-1952 елларда партия мәктәбендә укый

1952 елда "За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә

1937-1938 елларда Актаныш урта мәктәбе директоры

 





 

ХӨСНЕТДИНОВ Гыймал Сираҗетдин улы

 

Бөек Ватан сугышы ветераны

1938-1941 елларда Актаныш урта мәктәбе директоры




ГАРИФУЛЛИН Үзбәк Кәлимулла улы

 

1939 елда Казан педагогия училищесының чит телләр бүлеген тәмамлый, Пучы урта мәктәбендә немец теле укыта. 1942 елда сугышка алына. Закавказье, Төньяк, Кавказ, I Белорусия фронтлары составында сугыша.

1946 елда армиядән кайта. 3 ел Актаныш районы авыл хуҗалыгы бүлегендә инструктор-бухгалтер булып эшли.

1949 елда Актаныш урта мәктәбенә немец теле укытырга күчә.

1953-1958 елларда мәктәптә завуч, директор булып эшли.

1958 – 1963 елларда район мәгариф бүлеге мөдире.

1963 елдан Минзәлә шәһәренең 1нче урта мәктәбендә директор булып эшли.

Читтән торып Казан педагогия институтының рус филологиясе факультетын тәмамлый.









ГРИГОРЬЕВ Николай Демьянович

 

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы

СССРның мәгариф отличнигы

Педагогик фәннәр кандидаты

1957-1962 елларда Актаныш урта мәктәбе директоры.

1962 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының укыту фәнни эшләр буенча проректоры.




ӘХТӘМОВ Риф Һади улы

 

Бөек Ватан сугышы ветераны

Ватан сугышы ордены һәм күп санлы медальләр кавалеры

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы

 1926 елда Куян авылында укытучы гаиләсендә туа.

1943 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлый.

1944 елда фронтка китә.

1950 елны майор дәрәҗәсендә армиядән кайта һәм Актаныш урта мәктәбендә укыта башлый.

1953 елны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.

1954-1955 елларда Куян сигезеллык мәктәбе директоры вазыйфаларын башкара.

1955 елда Казан педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлый һәм Актаныш урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1957 елның октябрендә  КПССның Актаныш район комитетына пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп күчерелә.

1961 елны Актаныш һәм Минзәлә районнары кушылганнан соң  Актаныш урта мәктәбенә директор булып кайта.

1962 елдан авыру сәбәпле укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерелә.

1973 елда Чаллы шәһәрендә лаеклы ялга киткәнче 1986 елга кадәр мәктәп директоры фазыйфасын башкара.










ХӨСНИМАРДАНОВ  Мирзариф Хөснимардан улы

 

 ТАССРның атказанган укытучысы

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры

1927 елда Богады авылында туа. Шунда җидееллык белем ала. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый.

Богады мәктәбендә укыта башлый. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Бурсык җидееллык мәктәбе директоры. 1955-1957 елларда район мәгариф бүлеге мөдире. 1957-1959 елларда район "Колхоз ударнигы” газетасы редакторы.

1959-1962 елларда "Коммунизмга”  хуҗалыгы рәисе.

1962-1978 елларда 1нче Актаныш урта мәктәбенең директоры булып эшләде.

 









ШАВАЛИЕВ Илгизәр Фәтхел улы


 Татарстан Республикасының атказанган укытучысы

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы

СССРның мәгариф оличнигы

1944 елда Актаныш авылында туа. Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң 1970 елда Чуракай урта мәктәбендә физика, математика укытучысы булып эшли башлый. 1972 елда Такталачык урта мәктәбенә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерелә. 1976 елда  Зөбәер сигезеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1979 елдан Киров урта мәктәбе директоры итеп күчерелә. 1987 елдан 2004 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче, Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры булып эшли.









САЛИХОВ Васил Максут улы


Россия күләмендә инновацион белем программаларын тормышка ашыру буенча гомуми белем бирү  учреждениеләре конкурсы җиңүчесе (приоритетлы "Белем милли проекты”) – 2006,

Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча почетлы хезмәткәре – 2009 ел

1956 елда Шәрип авылында туган

1973елны Актаныш урта мәктәбен тәмамлый

1978 елны Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң Теләкәй урта мәктәбенә

укытырга кайта.

1988 елда Богады урта мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

1990 елда Иске Богады авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана.

1996 елны "Ярыш” авыл хуҗалыгы кооперативлар берләшмәсе рәисе итеп сайлана.

2002 елны Актаныш балалар иҗат үзәге директоры итеп күчерелә.

2004 елдан Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры вазыйфаларын башкара



      РАХМАНОВ Алмаз Шамил улы
1977 елда Актаныш районы Иске Әлем авылында туа.
1994 елны  №2 Актаныш урта мәктәбен тәмамлый.
1997 елда Минзәлә педагогия училиәесын тәмамлый.
1999 елда Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә физкультура укытучысы булып килә. Шул ук елны читтән торып КамГИФК институтына укырга керә.
2009 елдан Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры вазыйфаларын башкара


        ГИЗДАТУЛЛИНА Райля Фәтхулла кызы
        Гиздатуллина Рәйлә Фатхулла кызы – Актаныш муниципаль районының «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе директоры.
       13.11.1964 ел.Актаныш районы Әгъбәс авылында туа.
1987 ел - Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
2003 ел– «Россия Федерациясенеӊ гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
       2009 ел–Актаныш районы Башлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнә.
      15.08.1987 ел – Актаныш районы Чуракай урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта.
      20.08.1990 ел – Актаныш беренче урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып күчә.
       01.09.1996 ел – Актаныш беренче урта мәктәбенеӊ укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.
       10.09.2001 ел – Актаныш мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп күчерелә. 
       18.01.2005 ел – Актаныш мәгариф бүлеген җитәкли.
       01.09.2009 ел – Актаныш гимназиясе директоры итеп билгеләнә.
      11.07.2011 ел - Актаныш муниципаль районының «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем учреждениесе директоры булып хезмәтен дәвам итә.

Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Copyright MyCorp © 2024
Сделать бесплатный сайт с uCoz