Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0
|
Главная » 2011 » Апрель » 16 » Семинар учителей английского языка
11:06 Семинар учителей английского языка |
14 апрель көнне 1нче урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының районара семинары узды. Семинарда Мөслим, Минзәлә, шулай ук үзебезнең район мәктәпләреннән укытучылар катнашты. Инглиз теле укытучылары Гимранова С.М., Закирова А.И., Шарипянова З.И., Аюпова Л.Р., Вахитова Э.В. мастер - класс, ачык дәрес фрагменты оештырдылар. Чараларның хәзерге көн таләпләренә туры килүе, дәресләрдә интерактив такта һәм башка техник чараларның оста кулланучы, укучыларның инглиз телен тирәнтен үзләштерүгә теләкләренең зур булуы, дәресләрдә актив катнашулары килгән кунакларда уңай тәэсирләр калдырдылар. Укучыларныә мәктәп тарихы, анда укып чыккан данлыклы шәхесләр, мәктәпнең алдынгы укучылары турында тәсфилләп сөйләүләре, директор урынбасары Вәзилә Чинаеваның килгән кунакларны педагогик коллектив эшчәнлеге, укучылар һәм педагогларның санап бетергесез уңышлары белән презентацион материал ярдәмендә таныштыруы, инглиз теле укытучыларының күргәзмә материал оештырулары - болар барсы да мәктәп коллективының тату, максатчан эшләвен, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә дөрес юнәлештә булуларын күрсәтә. Мөслим - Минзәлә кунаклары семинардан зур кәнәгатьлек алып киттеләр. |
Просмотров: 759 |
Добавил: Гульнара
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |